Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында игеннәрнең 44 процент өлешеннән уңыш җыеп алынды

“БИО АГРО” җәмгыятенең Чирмешәндәге базасы территориясе бөртек белән тулган. Яңа уңышны эчке якка, тышта да бушатканнар.

Бүген монда кайткан, әлегә җирдәге сабан бодаен кырга ташыйлар. Әйе, янәшәдәге кырга илтеп, полиэтилен капчыкларга тутыралар. Андый бер капчыкка шәт 200 тоннага якын бөртек сыя. Егерме капчык тулган да. Дымлылыгы 13-14 процентлы бодайны моннан башка урынга бераз соңрак ташыячаклар.

-Аптыраганнан шулай эшлибез инде, бөртек салырга башка урыныбыз юк, - ди җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллин. –Ә уңыш яхшы, уртача бер гектардан 30 центнерга якын, урыны-урыны белән 40 центнер да чыга. Кичә 600 гектарны җиңдердек. Уҗым бодаен суктырып бетердек тә. Көне-көне белән кырда 15 комбайн эшли. Ватылулар да булгалый инде.

“БИО АГРО”да уҗым бодае чәчүне дә тизләтмәкчеләр. Моңа өч агрегат җәлеп иткәннәр. 2200 гектарда орлыклар җир куенына салынган, тиеше – 8 мең гектар. Димәк, эш күп әле.

Монда механизаторлар да кирәк.

Район буенча алганда 15 мең гектарда, ягъни барлык мәйданның 44 процентында бөртек суктырып алынган “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Сөлчә“, “Әккәрәй“, “Ильхан“, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләре игеннәрнең 50-60 процентын җыйдылар да.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев