Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында игеннәрнең 20 проценты җыелган

Күтәмә "АГРОфирмасы" җәмгыятендә уҗым бодае чәчә башладылар. Бик вакытлы, юкса әлеге эш соңга кала, шунлыктан орлыклар начар тишелә, чәчүлекләр кышны авыр чыга, тернәкләнә алмыйлар.

Быел 14 мең 960 гектарда уҗым бодае чәчү планлаштырыла, шуның 8 мең гектары – “БИО АГРО”да. Монда да чәчкечләр кырга чыккан.

Әлегә игеннәрнең 6939 гектарыннан, 20 процент өлешеннән бөртек суктырылган. “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте уракта иң алда -  монда 956 гектарда (36 процент) комбайннар эшләде. Гектар көче 41,6 центнер ук. “Сөлчә”, “Әккәрәй”, “БИО АГРО”, “Тепсуркаев В.А.” җәмгыятьләрендә дә урак көйле бара.

Тулаем, район буенча, һәр гектардан уртача 27 центнер уңыш җыялар.

-Башта уҗым бодае суктырдык, хәзер арпа кырларына күчтек, - ди “Ильхан” хуҗалыгында “Полесье” комбайны йөртүче Минәхмәт Гайнуллин. – Бөртек коры, әмма кичке якта чык төшкә. Яхшы ашаталар. Килешү буенча эшлим. Ватылулар булгалый инде, төзәтәбез дә, кире кузгалабыз. Бүген биш бункер бөртек суктырдым, кичкә кадәр вакыт бар әле.

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев