Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән кырларында уҗым бодае тишелә дә

“ЧИРМЕШӘНАГРО“да тиешленең 120 процент өлешендә, 960 гектарда уҗым бодае чәчеп тә өлгергәннәр. Монда урак та тәмамланып килә, йөз гектарда гына бөртекле-кузаклылар суктырасы калган.

“Сөлчә“, “Әккәрәй“, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләрендә урак күрсәткече темпы шулай ук югары, планның 81-92 проценты кадәр, “БИО АГРО“ бу эшне узган атнада ук тәмамлаган. 4 сентябрьдә алынган мәгълүматлар шундый.

Урак дәвам итә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, көнбагышны санамаганда, тагын 6 мең гектардан бөртеклеләр уңышын суктырасы бар, 23 мең гектарда комбайннар эшләгән. Дөрес, аннары көнбагыш суктырасы кала, районда әлеге культура 13 мең гектарда ук игелә.

Әлегә 7956 гектарда уҗым культуралары чәчелгән (тиешленең 64 проценты). “Ильхан“, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләрендә чәчкечләр планлаган мәйданнарны иңләделәр дә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев