Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән кырларында көнбагыш нык майланган

“ЧИРМЕШӘНАГРО“да көнбагышны да уңдырганнар, бүген аның гектарыннан уртача 15 центнер уңыш җыялар. 800 гектар мәйданның 450 гектарлабын узганнар да. Көнбагышны Казандагы май-экстракт заводыннан зур-зур машиналар алып китеп бара.

-Әлегә кадәр суктырылган көнбагыш тиешле таләпләргә туры килде, 11-12 процент дымлылыкта иде, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. -Быел көнбагышның майлылыгы да югары. Сыйфатлы чималга өстәмә акча түләнә.

“ЧИРМЕШӘНАГРО“ бу культураны инде өченче ел игә. Файдалы бит, рентабельлелеге 30-35 процент ук. Килосын 17 сумнан алалар. Гади исәп белән санаганда да 2 миллион сумнан күбрәк керем булачак. Билгеле, чыгымнары да бар. Әйтик, бүген суктырылган көнбагыш чәчүгә бармый, аннан май гына сыгалар, ә орлыкны, май-экстракт заводы үзе кайгырта икән. Бу яктан партнерлар аңлашып, бер-берсенә ышаныч белән эшли.

...Бүген “ЧИРМЕШӘНАГРО“ның өч комбайны да юл идарәләре каршындагы участокта эшләделәр. “Бөртеклеләр белән чагыштырганда, көнбагыш уру – бөртеген суктыру ансатрак“, - диләр комбайнчылар. Комбайннарга һәрберсе 600 мең сумлык яңа ургычлар элгәннәр.

Районда көнбагыш барысы 13 мең 335 гектар мәйдан били, шуның 10 мең 221 гектары - “БИО АГРО“да. Аларда һәм “Әккәрәй“дә (900 гектар), “Тепсуркаев В.А.“ (1100) көнбагыш суктыруга керешмәгәннәр әле.

-Бер көнне үзем генә дә КамАЗымда 12 рейс көнбагыш кайтардым, берьюлы 7 тонна чамасы төялде, - ди тәҗрибәле машина йөртүче Җәүдәт Җиһаншин. -Эшкә стимул бар, ай саен яхшы хак алабыз. Аш-суга дәгъва юк, төшкә беренче һәм икенче ашлар, итле котлет та бирәләр, кич тә тукланабыз. Коймак, өчпочмак та булгалый.

Кырлардан ындыр табагына кайтарылган көнбагышны чистартасы, киптерәсе дә түгел, шул хәлдә алып китәләр.

Көннәр аяз торса, җәмгыять тагын берничә көннән көнбагыш кырларында да эшне тәмамлар. Бу культураны киләсе елда да шулкадәр чәчәргә планлаштыралар. Илшат Гозәеров әйтүенчә, хәзер нинди культура табышлы, шуны игәргә кирәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев