Чирмешән фермерлары суган орлыгы үстерә
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән фермерлары суган орлыгы үстерә

Район хуҗалыкларында язын 46 мең 676 гектарда чәчү эшләре планлаштырыла, шуның 26 мең 612 гектары - бөртеклеләр мәйданы. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, хуҗалыкларда 14 мең 141 гектарда техник культуралар чәчү ниятләнгән, ягъни 1950 гектарда - шикәр чөгендере, 2000 гектарда - рапс, 10191 гектарда - көнбагыш. Азык культуралары...

Район хуҗалыкларында язын 46 мең 676 гектарда чәчү эшләре планлаштырыла, шуның 26 мең 612 гектары - бөртеклеләр мәйданы.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белешүебезчә, хуҗалыкларда 14 мең 141 гектарда техник культуралар чәчү ниятләнгән, ягъни 1950 гектарда - шикәр чөгендере, 2000 гектарда - рапс, 10191 гектарда - көнбагыш. Азык культуралары 5 мең 893 гектарда чәчелергә тиеш, 10 мең 901 гектар мәйдан пар җирләре итеп калдырыла. Хуҗалыкларда 9134 гектарда уҗым культураларын, 5912 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырасы бар.

Ивашкино фермерлары - Кудряшовлар 21 гектарда бәрәңге, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, сарымсак, суган орлыгы үстерәчәк. Әккәрәйдән "Романовский А.Н." крестьян-фермер хуҗалыгында да шундыйрак яшелчәләр икмәкчеләр.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined фермерлар

Нет комментариев