Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Машина йөртүче чирмешәнле хатын-кызга 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный

Район үзәгендә яшәүче якташыбыз “правасыннан” мәхрүм ителгән булса да, янә руль артына утырган.

-Әлеге хатын-кыз автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итеп, быел, февраль аенда, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән иде. Әмма ул узган шимбә көнне янә руль артына утырып юлга чыккан. Хәзер бу “Лада-Калина” йөртүчесенә 30 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест – кулга алыну яный, - диде район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов.

Шулай ук август аенда  автоинспекторлар Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында тикшергән  ВАЗ-2110 автомашинасын йөртүче чирмешәнле дә салмыш булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев