“Тоннель” операциясе барышында Чирмешәндә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган алты машина йөртүче ачыкланган.
Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган җомга көнне, 27 сентябрьдә Чирмешәндә оештырылган “Тоннель” профилактик операциясе кысаларында инспекторлар 25 автомашинаны туктатып тикшергәннәр.
-Иртәнге сигезенче яртыдан тугызынчы яртыга кадәр дәвам иткән чара барышында юлда йөрү кагыйдәләрен бозган алты машина йөртүче ачыкланды. Алар барысы да атомобильләрендә куркынычсызлык каешларын такмаган иде. Кагыйдә бозучыларга карата беркетмәләр төзелде, аларга 1000шәр сум штраф яный, - диде район автоинспекциясе бүлеге инспекторы Рәзил Фәттахов.
Нет комментариев