Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Ике бала – хастаханәдә: Кукмара районы юлындагы куркыныч авариягә ачыклык керткәннәр

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Skoda”, юлдан зур тизлектә баруы сәбәпле, “чыгымчылап”, каршы як юлга чыккан һәм “Лада Гранта”га килеп бәрелгән.

Кукмара районында “Skoda” белән “Лада Гранта” бәрелешкән. Республика прокуратурасы куркыныч авариягә ачыклык керткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Skoda”, юлдан зур тизлектә баруы сәбәпле, “чыгымчылап”, каршы як юлга чыккан һәм “Лада Гранта”га килеп бәрелгән.

Авариядә “Лада Гранта” йөртүчесенә һәм шундагы ике кечкенә балага зыян килгән. Хәзерге вакытта аларның барысы да хастаханәдә. Килеп туган хәлнең сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

Тикшерүнең барышын Кукмара районы прокуроры контрольгә алган. Полиция хезмәткәрләре авария буенча барлык материалларны туплый.

 

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев