Чирмешәндә суд бинасы янында бер машина юл кырыена төшеп киткән
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә суд бинасы янында бер машина юл кырыена төшеп киткән

Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге автомобильнең йөртүчесе алкоголь кулланган булган.

- 1968 елгы бу ир-ат үз гаебен таныды. Аңа 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный, - диде район автоинспекциясе бүлеге инспекторы Рәзил Фәттахов.

Узган атнада тагын бер якташыбыз кагыйдә бозган. Район үзәгендә яшәүче яшүсмер автотранспорт йөртергә “правасы” булмаса да, “ВАЗ-2110” машинасы руле артына утырып, юлга чыккан. Ул икенче тапкыр шушы рәвешле закон боза.

-Аңа кабат 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, әти-әнисенә 30 мең сум штраф яный, - диде әлеге уңайдан Рәзил Фәттахов.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев