Чирмешән кешесе Николай Носковны автоинспекторлар район үзәгендә туктаткан. Аның спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыруы ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре дә, машина йөртүченең исерек булын күрсәткән.
Носков суд утырышына килмәгән, әмма аның гаебе тулысынча исбатланган һәм суд эшне аннан башка караган.
Гаеплегә карата 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.
Материалны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча
район комиссиясе бирде
Нет комментариев