Чирмешән юлларында быел иминлек каешларын такмаган 74 машина йөртүче ачыкланган
16 февральдән 1 мартка кадәр республика территориясендә, шул исәптән безнең районда да, “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы уза. ДАИ рейдлар үткәрә.
Рейдларның төп максаты - машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга “Үзеңне эләктердең – балаңның да куркынычсызлык каешын каптыр” дигән гади кагыйдәне санга сукмау үлем куркынычын арттыруы турында искә төшерү.
-Операциянең актуальлеген статистика да раслый. Агымдагы ел башыннан район автоинспекторлары куркынычсызлык каешын тагуны санга сукмаган 56 машина йөртүчене ачыклады. Моннан тыш, участок инспекторлары үз куркынычсызлыгы турында кайгыртмаган 18 чирмешәнлегә административ материал төзеде, - ди район автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов.
ДАИ хезмәткәрләре искә төшерә: әгәр автомобиль куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган икән, салондагыларның барысы да эләктерелергә тиеш. Тәртип бозучыларны бүген юл-патруль хезмәте постында гына түгел, фотовидеофиксация камералары да тота ала - алар автомат режимда эшли, һәм “бәхет хатлары” машина хуҗаларына килә.
Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләрен тикшерү нәтиҗәләре мондый: куркынычсызлык каешын эләктерү алда утыручыларның үлем куркынычын - 50 процентка, ә арткы утыргычтагы пассажирларныкын - 25 процентка киметә. Автомобиль ауган очракта эләктерелгән кешенең исән калу һәм авыр имгәнүләр алмау мөмкинлеге биш тапкырга арта.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда игътибарлы булырга һәм үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куймаска өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев