Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә үткән 4 айда юлларда кагыйдәләрне бозган 945 йөртүчене тоткарлаганнар

Мәктәпләр янында автобус тукталышында юл билгеләре җитешми, җәяүлеләр кичүе ясау да мөһим. Район үзәгендәге “Ассорти” кибете каршында тортуар ясауны да озакка сузмаска кирәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең видеоконференция режимында узган утырышыннан соң бездә бу проблемалар да күтәрелде.

-Лашман мәктәбе янында куярга юл билгеләре кайтты, якын көннәрдә алар урнаштырылачак, - диде район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров. – Җәй җитү белән юлларда мотоцикллар, мопедлар, скутерлар күбәйде. Алар куркынычны тагын да арттыра. Балаларыбызга карта игътибарлы булыйк.

Районда агымдагы елның 4 аенда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк, шулай да 2 кеше зыян күргән. 2020 елның бу чорында 5 юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, 6 кеше зыян күргән булган.

ЮХИДИ инспекторлары 4 айда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 945 машина йөртүчене тоткарлаган (былтыр бу чорда – 982). 20 машина йөртүче руль артына “салып” утырган. Машина йөртү таныклыгы булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән 6 кеше дә инспекторлар “кармагына эләккән”, 15 шофер балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен җавапка тартылган.

Татарстанда бу елның 4 аенда юл-транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны кимү тенденциясе саклана. Агымдагы елда һәр өченче бәрелеш каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле, бу урыннарда горизонталь юл тамгалары булмау ачыкланган. Мондый участоклар, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында,  транспорт чараларын йөртүчеләрне ялгыштыра. Шуңа бәйле рәвештә, узу тыелган урыннарда тоташ тамга ясау өчен "термопластик" кулланырга кирәклегенә басым ясады үзенең чыгышында Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов. Буяудан аермалы буларак, мондый тамга күпкә ачыграк күренә һәм озак саклана.

-Мин бу идеяне хуплыйм, юл хәрәкәте иминлегенә акчалар аз бирелми, аны мөмкин кадәр эффектлы файдаланыйк, - диде Әгерҗедә узган әлеге утырышны алып баручы - Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев