Лашманның көрәшче кызлары Чирмешәнне танытты
Лашман урта мәктәбеннән бертуган Мөфтиевалар Базарлы Матакта узган билбау көрәше турнирында районны таныттылар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча республика турнирында Арина һәм Динара Мөфтиевалар өченче урынга ия булдылар. «Чирмешән» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Рафик Гатин шәкертләренә Грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләк тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев