Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионаты башлана
Район оешмалары, учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча чемпионатка 15 гыйнварда старт бирелә.
Ир-егетләр командалары арасында җиңүчеләр 23 февральдә билгеле булачак. Хатын-кызлар арасында 29 гыйнварда башланган уеннар 8 мартка кадәр дәвам итә.
Җиңүче командалар сертификатлар белән бүләкләнә. Җиңүчеләр - 30 мең сумлык, икенче урындагылар – 20 меңлек, өченче урындагы командалар 15 мең сумлык сертификатка ия булачак. Иң оста командага – кубок, иң яхшы уенчыларга истәлек бүләкләре тапшырылачак.
Әлеге зур бәйгедә катнашырга теләгән командалардан заявкалар кабул итү дәвам итә. Чемпионатның положениесе нигезендә, командалар составы 12 кешегә кадәр рөхсәт ителә. Командада ике “легионер” (районда пропискада булган һәм монда даими яшәүче һәм эшләүче) уйнарга хокуклы. Һәр җиңү ике очко алып килә. Чемпионат ике этапта уздырыла: беренчесендә волейболчылар үз төркемнәрендә – “круг буенча”, икенчесендә – финалда да шулай ук уйныйлар.
Ярышлар район мәдәният йортында һәм “Чирмешән” универсаль спорт залында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев