Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә скандинавларча йөрүчеләрне кайнар пылау белән дә сыйладылар

Скандинавларча йөрү буенча “Әйдә йөрергә!” II район фестивалендә 80нән күбрәк кеше, күпчелеге олы яшьтәгеләр, катнашты.

Район ветераннар (пенсионерлар) Советы Чирмешәннең “Сабан туе” стадионында оештырган әлеге чара кунакларын салкын җил дә куркытмады. Биредә район үзәгеннән, авыллардан, күрше Самара өлкәсе Шентала станциясеннән дә скандинав таяклары белән йөрергә яратучылар килгән.

-Спорт белән шөгыльләнергә яшьтән үк яраттым. Хәтта мәктәптә укыганда ат белән Чирмешәнгә чаңгы ярышына куна килгән хәтердә, - ди Кармыштан Илсөя апа Гыймадиева. – Хәзер дә йөрергә яратам. Көн саен күршеләрем Оркыя һәм Саҗидә белән скандинав таяклары белән берәр километр әйләнеп кайтабыз. Сизәм, организмга да файдасы бар.

Бәйрәмдә әлеге спорт төре белән тәҗрибәле, дистә еллар шөгыльләнүчеләр белән беррәттән тәүге тапкыр таяклар тотып басучылар да бар.

-Бүген беренче тапкыр йөреп карадым. Таякларым үзйөрешле булды ахрысы, берничә километр араны узганыбызны сизми дә калдым, - дип шаяртты Чирмешәннән Гакыйлә Нуретдинова. – Бик рәхәт икән ул, тәндә шундый җиңеллек сизәм.

Фестивальгә килгән якташларыбызны район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде.

-Монда катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Узган елда әлеге чара кунакларына 50 пар скандинав таяклары бүләк иттек, быел да сезнең өчен 42 пар әзерләдек. Йөрегез генә, сәламәтлегегезгә файдасы булсын, - диде Рамил Тәлгать улы.  

Озак еллар физик тәрбия укытучысы булып эшләгән Флера Рәхимҗанова скандинав таякларын ничек сайларга, алар белән ничек итеп дөрес йөрергә кирәклеген аңлатты. Йөрешкә кузгалыр алдыннан ветераннар өчен зарядка да оештырдылар.

-Скандинавларча йөрү аеруча өлкәннәргә файдалы. Әлеге спорт төрендә җәрәхәтләнү мөмкинлеге аз, мускулларның 90 проценты хәрәкәтләнә, тез буыннарына йөкләнеш кими, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшен яхшыртуга ярдәм итә, өстәвенә кәефне дә күтәрә, - ди район үзәк больницасы табибы Зилә Минголова.

Шентала районыннан килгән кунаклар да якташларыбызга кушылып, стадионнан башлап, ипподром тирәләрен рәхәтләнеп әйләнеп килделәр.

-Сезнең районда спорт һәм мәдәни чаралар гел югары дәрәҗәдә уза. Чакырганыгыз өчен рәхмәт. Һәрвакыт рәхәтләнеп киләбез, - ди Шенталадан Нина Власова.

Шушы ук көнне стадионда тагын бер чара – район ивалидлар оешмасының оешуына 10 еллыкны билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан оешма рәисе Мәдинә Талипова һәм аның урынбасары Ирина Митяева физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз өчен  өстәл спорт уеннары буенча турнир үткәрделәр.

Оештыручылар барлык кунакларны кайнар чәй, мичтә пешкән коймаклар һәм пылау белән сыйладылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев