Чирмешәндә скандинавларча йөрү буенча “Әйдә йөрергә!” фестивале үтте
Скандинавларча йөрү буенча “Әйдә йөрергә!” III район фестивалендә быел 100дән күбрәк кеше катнашты.
Район ветераннар (пенсионерлар) Советының «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында оештырган әлеге чарада район үзәгеннән, авыллардан, Әлмәт районыннан, күрше Самара өлкәсе Шентала станциясеннән дә скандинав таяклары белән йөрергә яратучылар килгән.
-Без – авыл малайлары, спортны яшьтән үк яратабыз, - ди Түбән Кәминкә авылыннан 63 яшьлек Әхтәм Мусин. – Бала чакта баскетболны бик ярата идем, хезмәт юлымны да спорт белән бәйләгәч – мин озак еллар мәктәптә физик тәрбия дәресләрен укытам, шулай ук директор булып та эшлим, балалар белән волейбол секцияләрен дә уңышлы гына алып барабыз. Гомумән, спортның бөтен төрләрен дә диярдек үз итәм: җиңел атлетика да, йөзү дә. Инде менә скандинав таяклары белән дә йөреп карарга булдым. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, буыннарга да файдасы бик күп.

Әхтәм абый спортның тәнгә файдасы турындагы сүзләрен дәлилләп шундук шпагатка да утырып күрсәтте.
Бәйрәмдә исә, скандинавларча йөрү белән тәүге тапкыр шөгыльләнүчеләр дә, инде “стажлы” өлкәннәребез дә шактый иде. Әккәрәйдән 74 яшьлек Маркел Наратов яшьлегендә Себер якларында эшләгән, спорт белән шөгыльләнергә ул чакта вакыты да, мөмкинлеге дә булмаган. Әлеге спорт төрен исә бик тиз үз итеп алган.
-Биш еллап элек таяклар белән йөри башладым. Авылдашлар белән бер командага җыелып, бергәләп чыгып әйләнеп керә идек. Көненә өчәр километр араны үтәм. Тик җәй көне бакча эшләре белән генә бераз тукталдык, хәзер инде киредән гадәткә кертәбез, - ди Маркел Куприянович.
Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде.

-Чарада катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сез бик активлар, шунысы аерым хөрмәткә лаек. Лаеклы ялда сезнең “икенче сулышыгыз” ачылды. Бу спорт төре сәламәтлегегезне ныгытырга ярдәм итсен. Сезгә карап күңел сөенә, - диде Надежда Габдерәшит кызы.
Район үзәк больницасы шәфкать туташы Мәрьям Таминова әлеге йөрүнең сәламәтлеккә файдасы турында сөйләде. Әлмәт районыннан килгән кунаклар скандинав таякларын ничек сайларга, алар белән ничек итеп дөрес йөрергә кирәклеген аңлаттылар, йөрешкә кузгалыр алдыннан ветераннар өчен зарядка да оештырдылар.

-Скандинавларча йөрергә теләүчеләр саны елдан-ел күбәя. Матур гадәткә кереп киткәнчә, без дә аларны хуплап, ел саен таяклар бүләк итәбез. Быел да 60 пар таяк бүләк иттек, - ди район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина.
Оештыручылар барлык кунакларны кайнар чәй, пирожкилар һәм пылау белән сыйладылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм читтән килгән кунаклар моңлы җырлар белән фестивальне тагын да бизәп җибәрделәр.
Сүз уңаеннан, әлеге фестивальдә катнашучыларның нәтиҗәләре ГТО системасына кертеләчәк.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев