Чирмешән районының башлангыч сыйныф укучылары шахмат бәйгесендә ярышты
1 нче Чирмешән мәктәбендә шахмат буенча шахмат буенча башлангыч сыйныф укучылары арасында район тарихында беренче тапкыр ачык беренчелек узды.
Уен өчен бөтен шартларны булдырганнар - кайнар туклану да оештырылган, кабинетлар да әзерләнгән, җаваплы укытучылар да билгеләнгән. Ярышларда 19 мәктәптән 71 бала катнашты. Бәйгенең төп хөкемдары — Шамил Сөнчәләев, ә оештыручысы - муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге. Шахмат буенча ачык беренчелек йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев