Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча осталыкларын раслыйлар

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча оештырылыган Х Республика темпо-турнирының төбәк этабында безнең район пенсионерлары команда беренчелегендә җиңүче – беренче урынга ия булдылар.

ТР Спорт министрлыгы катнашында Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлары Союзы оештырган, Базарлы Матакта узган  әлеге чарада безнең районнан икешәр шахматчы һәм шашкачы катнашты. Римма Баянова шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренче булды. Самат Ризванов - шахмат, Шамил Сөнчәләев һәм Антонина Аброськиналар шашка буенча икенче урын алдылар.

Командабыз 27 февральдә Казанда узучы финал уеннарында көч сынашачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев