Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә сәнәгать мәйданчыгына җир бүлеп бирделәр

2014нче елга бюджет средстволарын нәтиҗәлерәк файдалану өчен, муниципаль район Советы авыл җирлекләренә тагын 641,46 мең сум акча бирү турында карар чыгарды. Бу средстволар, "Тирә-як мохитны саклау" бүлегендә каралган чыгымнардан киметелеп, гидротехник корылмаларны паспортлаштыру һәм проект-смета документларын эшләтүгә юнәлдереләчәк. Чирмешән муниципаль район Советының Чирмешән муниципаль районының 2014 елга, планлы чорга -...

2014нче елга бюджет средстволарын нәтиҗәлерәк файдалану өчен, муниципаль район Советы авыл җирлекләренә тагын 641,46 мең сум акча бирү турында карар чыгарды. Бу средстволар, "Тирә-як мохитны саклау" бүлегендә каралган чыгымнардан киметелеп, гидротехник корылмаларны паспортлаштыру һәм проект-смета документларын эшләтүгә юнәлдереләчәк.

Чирмешән муниципаль район Советының Чирмешән муниципаль районының 2014 елга, планлы чорга - 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында 2013 елның 18 декабрендә кабул ителгән 197 санлы карарына шундый үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүгә депутатлар да каршы килмәде. 2015 һәм план чорына - 2016 һәм 2017 елларга район бюджетына дотацияне муниципаль районның бюджеты белән тәэмин ителешенә үзгәртү турында да килешенде, бу чакта район Советы карары республиканың Финанс министрлыгына җибәрелә.
Муниципаль район Советының бу, илле дүртенче утырышында Советның 2013 елның 26 ноябрендә кабул ителгән 192нче санлы карарында расланган Положениенең икенче бүлеге, 19нчы статьясы 2,3 пунктларының 2015 елның 1 январена кадәр көчен туктатып тору турында да карар чыгарылды.
Утырыш карары белән, муниципаль дәрәҗәдәге "Южная" сәнәгать мәйданчыгына (ул Чирмешәндә, элеккеге МСО территориясендә булдырыла) районның муниципаль карамагыннан 6,5599 гектар җир бүлеп бирелә.
Депутатлар районның дәүләт һәм муниципаль милке карамагындагы милек һәм җир участокларыннан файдаланган өчен аренда түләвен кайтарып алу ышанычы калмауны тану һәм бурычны гамәлдән чыгару тәртибе турында Положениене дә расладылар.
Чирмешән муниципаль районының "Интернет" мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә рәсми сайтның бүлекләрен коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча урнаштыру һәм тулыландыру таләпләрен раслап, район Советы җирле үзидарә органнары, муниципаль хезмәткәрләр эшен мәгълүмле, ачык итүгә булышмакчы.
Билгеле, районда үз эше белән танылган, дан казанган шәхесләргә "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданы" дигән исем бирелә. Моңа кадәр бу хакта кабул ителгән карарга үзгәреш кертелде, хәзер бу мактаулы исем, комиссия кирәк дип тапса, инде мәрхүм кешеләргә дә бирелергә мөмкин.
Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Наил Зарипов утырышта билгеләп үткәнчә, һәр авылда күренекле кешеләр бар, үзләре исән чагында, кайбер урамнарны алар исеме белән атау бик дөрес булачак. Безнең хәтер тиз уалучан бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан