«КИБЕТТӘГЕДӘЙ» кыяр тозлау ысулы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

«КИБЕТТӘГЕДӘЙ» кыяр тозлау ысулы

Шундый ук тәмле булсын өчен түбәндәгеләрне эшләү зарур.

1 литр суга:

  • 1,5 аш кашыгы тоз

  • 3 аш кашыгы шикәр комы

  • 3 литрлы банкага 10–12 кашык 9% серкә
     

  1. Банка төбенә лавр яфрагы, хуш исле борыч, канәфер, башлы суган (боҗралап), укроп салырга, аннары кыярларны тезәргә.

  2. Банкага, әзерләнгән кыярлар өстенә кайнар су коярга, җылы хәлгә кадәр суытырга, суны түгәргә, 1 литр суга исәпләп шикәр һәм тоз өстәргә, кабат кайнатырга, кыярлар өстенә коярга һәм төреп куярга.

Серкәне банкага икенче тапкыр су кою алдыннан гына салырга!

Чыганак

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев