Файдалы да, тәмле дә!
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Файдалы да, тәмле дә!

Яңа өзелгән укроп кирәк булачак.

Тозлык: 1 литр су, 2 аш кашыгы 6%лы серкә, 30 грамм шикәр, лавр яфрагы, кара борыч борчагы, 40-60 грамм тоз. Тозлыкны 2-3 минут кайнатабыз, серкә кушабыз һәм сөзәбез.
Укропны яхшылап юабыз, суын саркытабыз, 5-7 сантиметр озынлыгында турыйбыз, стерилизацияләнгән банкаларга тыгызлап тутырабыз һәм өстенә кайнар тозлыкны коябыз. Тозлык банка муенына ике сантиметр җитмәскә тиеш. Стерилизацияләнгән капкачлар белән ябабаз. Һәм 0,5 литрлы банкаларны - 8, литрлы банкаларны 12 минут пар "мунчасында" тотып алабыз.
Кышын аш, ит һәм балык ризыкларына кушып җибәрер өчен шәп тәмләткеч!

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев