Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Бит тиресен сакларга кирәк

Һава торышы алмашынганда битлекләрнең файдасы зур.

БАНАННАН БИТЛЕК

Чирек бананны изеп, бер бал кашыгы үзегез куллана торган крем белән кушып, өч тамчы лимон согы, өч тамчы зәйтүн мае өстәп болгатырга һәм бераз суыткычта тотарга. Кабат биткә сөртеп, 15 минут тотарга киңәш ителә.

КЫЯР+АЛМА БИТЛЕГЕ

Уртача зурлыктагы берәр кыяр һәм алманы кабыгыннан, орлык-төшләреннән чистартып, кыргычтан чыгарырга кирәк. Катнашманы биткә, күз төпләренә сылап, 15 минут тотканнан соң , юып төшерегез. Бу битлек күз төпләренең каралып, шешенеп торуын киметә һәм күз тирәсендәге вак җыерчыклардан котылырга ярдәм итә.

КИШЕР БИТЛЕГЕ

Бер кишерне вак кыргычтан чыгарып, бер чәй кашыгы бал белән кушарга. Массаны суга манылган мамык белән биткә һәм муенга сөртеп 20 минут тотарга. Аннан җылы су белән юып алырга кирәк. Бу битлек коры, сулган тире өчен әйбәт: ул кан әйләнешен җайга сала, вак җыерчыкларны шомарта, битнең төсен яхшырта, тирене йомшарта.

Кишер согы тагын башка очракларда да ярдәмгә килә. Әйтик, тирегә кояшта кызган төсмер бирү өчен, иртән һәм кичен биткә ике аш кашыгы кишер согы белән бер аш кашыгы глицерин катнашмасы сөртергә була. Сулган һәм сизгер тирегә атнага ике тапкыр кишер согы сөртсәгез, файдасы тими калмас.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев