Бәрәңге көлчәсе рецепты
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Бәрәңге көлчәсе рецепты

Мондый яңгырлы көндә тәмле әйбер пешереп, түгәрәк өстәл артына җыелып чәй эчүдән дә күңеллерәк тагын нәрсә була ала инде?..

Бүген сезгә искиткеч тәмле бәрәңге көлчәсе рецептын тәкъдим итәбез.

3-4 бәрәңгене пешереп изәбез. 1 ст  суын алып калып, бераз суытабыз һәм изгән бәрәңгегә кушабыз. 1 ст. сөт, 1 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 15 гр чүпрәне салып яхшылап туглыйбыз. Аннан он кушып, йомшак кына камыр басабыз. Өстен каплап, 15-20 минутка калдырабыз. Камыр кабаргач, көлчәләр ясыйбыз һәм тагын 10 минут ял иттерәбез. Аннан көлчәләрне кызган майда пешерәбез.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев