Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда бер миллионга якын кеше диспансеризация узды

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, 2026 елның гыйнвар-июль айларында республикада 954 637 кеше профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация үткән. Бу чаралар «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында бушлай оештырыла.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, дәүләт 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга ел саен, ә 18–39 яшьлекләргә өч елга бер тапкыр медицина тикшерүеннән үтү мөмкинлеген тәэмин итә. «Диспансеризация катлаулы чирләрне иртә стадиядә ачыклауда мөһим роль уйный», — диде министр.

Тикшерү узганнарның 31,2 проценты (якынча 300 мең кеше) өстәмә диагностикага юнәлтелгән. Быел 40 меңгә якын авыру беренче тапкыр теркәлгән, шуларның 75 проценты диспансер күзәтүе астына алынган.

Яңа ачыкланган авырулар арасында йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре (30%) һәм ашкайнату органнары авырулары (12,4%) иң күп очрый. Өлкән яшьтәге гражданнарны тикшерү нәтиҗәсендә 679 яман шеш очрагы ачыкланган, аларның 78,2 проценты башлангыч стадиядә булган.

Диспансеризацияне шимбә көннәрендә дә, кичке вакытта да үтәргә мөмкин. Пациентларны җәлеп итү өчен табиблар төрле коммуникация чараларын куллана: телефон шалтыратулары, SMS-хәбәрләр, социаль челтәрләр, шулай ук чакыруларны һәм килүчеләрне исәпкә алу өчен йортларга бару оештырылган.

Табиблар аерым игътибарны берничә хроник авыруы булган, йөрәк-кан тамырлары яки онкологик чирләрдән интеккән, шулай ук ике елдан артык медицина оешмасына мөрәҗәгать итмәгән кешеләргә профилактик чараларга үтәргә тәкъдим итә.

Республиканың ерак районнарында да диспансеризация үтү мөмкин — биш мобиль диагностика комплексы эшли. Алар Чаллының 5-нче шәһәр хастаханәсенә, Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсенә, Казанның 7-нче хастаханәсенә, Республика клиник хастаханәсенә һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә беркетелгән. Бу комплекслар заманча җиһазлар белән тулыландырылган, ә тикшерүләрне югары квалификацияле белгечләр үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев