Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Сәламәтлекне ничек 1 минут эчендә тикшерергә?

Сәламәтлекнең гомуми торышын 1 минут эчендә тикшереп була. Моның өчен бер аякта күпме басып тора алганны гына санарга кирәк. Бу хакта Бөекбританиянең Илкүләм сәламәтлек саклау хезмәтенең комплекслы алымнар бүлеге директоры Селина Ким сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, яшь барган саен, беренчеләрдән булып, тигезлекне саклау югала. Мәсәлән, 65 яшьтән соң күпләр бер аякта 1-2 секундтан да озаграк басып тора алмый.

Бу күнекмәне югалту егылу куркынычын арттыра, бәйсезлекне югалтуга, хәтта гомер озынлыгы кыскаруга да китерә, дигән Селина Лим.

Баланс, көч һәм гомуми форманы бәяләү өчен, эксперт кулларны билгә куярга һәм бер аякны күтәрергә куша.

18-39 яшьлек кешеләр нормада бу позада якынча 43 секунд, 40-49 яшьлекләр – 40 секунд, 50-59 яшьлекләр – 37 секунд торырга тиеш.

60-69 яшьлек кешеләр бер аякта якынча 30 секунд басып тора алырга тиеш, 70-79 яшьлек кешеләр өчен бу норма 18 секундка төшә, ә 80 яшьтән соң кеше бер аягында һичьюгы 5 секунд басып торырга тиеш.

Әгәр балансны тоту авыр икән, бу, киләчәктәге өзлегүләрдән саклану өчен булса да, спорт белән шөгыльләнә башлау өчен саллы сәбәп булып тора.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/salamatlekne-1-minut-ecenda-tikseru-ysuly-5875581

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев