Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Организмга тимер җитмәгәндә нәрсә ашарга кирәк?

Организмга тимер җитмәвен кеше күп вакытта сизми. Андый вакытта талчыгу, аппетит югалу, тиз ару күзәтелә. Организмдагы тимер күләмен кан анализы тапшырып белергә мөмкин. Тимергә кытлыкны аеруча вегетарианнар, операция ясатканнар кичерә. Бу микроэлемент шулай ук йөкле һәм бала имезүче хатыннарга җитми.

Нинди билгеләр шикләндерергә мөмкин:

тырнаклар икеләнә; чәч коела;

тире агара,

корый,

сузылучанлыгы кими;

авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына;

эч кибә;

ашказаны-эчәк трактында тайпылышларбашлана;

кеше йончый;

аппетит югала;

йокы бозыла;

хәтер начарая,

фикер туплап булмый;

балаларга тимер җитмәсә, алар үсми.

Кеше дөрес тукланса, организмга тимер җитәрлек кадәр керә. Бу уңайдан аеруча сыер яки бозау ите ашау файдалы. Тимер балык, кош ите, бавырда да күп. Диңгез кәбестәсе, чия, шәфталу, кипкән инжир җимеше, йомырка сарысы, яшел төстәге яшелчәләр исә тимер үзләштерүне яхшырта.

Составындагы тимер югалмасын өчен ризыкны томалап яки парда пешереп ашау хәерле. Табиблар фикеренчә, ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк. Ләкин аларны табиб белән киңәшләшеп кенә файдаланырга ярый.


чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев