Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кичен суны ничек эчәргә? – Табиб киңәше

Суны дөрес эчмәү организмга зыян салырга мөмкин.

Кичен су эчәргә мөмкин, әмма аны дөрес эчәргә кирәк. Табиб-гастроэнтеролог Наталья Слюняева “МедикФорум” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән.

Кичке сәгатьләрдә суны күп эчкән очракта организмнан токсиннар чыгарыла, ашказаны-эчәкләр яхшырак эшли башлый. Ләкин шешенүгә, төнлә бәдрәфкә еш йөрүгә, йокысызлыкка китерергә мөмкин ул”,– дигән белгеч.

Бөерләргә авырлык килмәсен өчен, соңгы стакан суны йокларга 1,5-2 сәгать кала эчеп җибәрү әйбәт. Ә менә йоклар алыннан хәмер һәм кофеин дөрес түгел. Алар урынына майсыз сөт эчемлекләре, үләнле (ромашкалы яки бөтнекле) чәй эчү хәерле. “Суны күп эчү төнлә бәдрәф юлын таптауга китерергә мөмкин. Бу исә начар йоклау, йокы туймау белән яный”, – дип билгеләп үткән табиб.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев