Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә коронавирус белән авыручылар саны арта

Соңгы вакытта гына да районда янә берничә кешегә “коронавирус” диагнозы куелды.

-Кызганыч, әмма чирмешәнлеләр арасында пневмония белән чирләүчеләр саны артты, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина.  – Күпчелек бүгенге хәлнең җитдилеген аңлап та бетерми бугай. Форсаттан файдаланып, райондашларга үзегезне саклагыз диясе килә. Саклану чаралары турында онытмагыз: кулларны сабын белән еш юу мөһим, үзебез белән спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар йөртергә, эш урынында өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны махсус препаратлар белән сөртеп, чистартып торырга кирәк. Кеше күп җыелучы урыннарга бармаска тырышырга. Битлекләр турында да онытмау зарур, билгеле, әмма бер битлекне озак киеп йөрергә ярамый, аны алмаштырырга онытмагыз. Озак кигән битлекнең файдасы юк, киресенчә, зарарлы гына.

Чирмешәндә COVID-19дан вакцина ясату дәвам итә. Бүген беренче компонент белән 5107 кеше прививка ясаткан.

-Соңгы атна эчендә 300гә райондашыбыз короновирустан укол кадатты. Без якташларыбызны прививка ясатырга чакырабыз. Пандемияне ул гына туктатырга сәләтле. Бүген больницада вакцина бар, - ди район үзәк больницаның врач-эпидемиологы Альмира Гарифуллина. – Прививка ясату өчен авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына да мөрәҗәгать итәргә була.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев