Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатының җиңүче командасын 25 мең сум акчалата бүләк көтә
Узган атнада волейбол буенча районда башланган чемпионат бәйрәм көннәрендә төгәлләнәчәк. Бәйге җиңүчеләре 23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә һәм 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар көнендә ачыкланырга тиеш.
-
Чирмешәндә чаңгыда иң оста йөрүче җитәкчене дә ачыклаячаклар
“Татарстан чаңгы юлы – 2021” ярышлары кысаларында Чирмешәндә узачак бәйгедә спортчылар дистәдән артык яшь категорияләрендә, дистанцияләрдә көч сынашачак. Иң олы яки иң яшь катнашучы, виб-узышта – җитәкчеләр арасында да иң оста чаңгычылар ачыкланырга тиеш.
-
Чирмешәннең бәләкәй чаңгычылары ярышты
Февраль аеның матур бер көнендә район үзәгендәге “Сабантуй” паркына нәни чаңгычылар хуҗа булды. Биредә район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары узды.
-
Чирмешән районының Иске Кади авылында “киез итекле” хоккей уйнадылар
Чирмешән мөхтәсибәте һәм районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Иске Кади авылында “киез итекле” хоккей ярышы үткәрделәр. Оештыручылар җиңүче командаларга акчалата бүләкләр дә әзерләгән.
-
Чирмешәндә Герой генерал Иван Конев истәлегенә чаңгы ярышы узды
Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Конев истәлегенә мәктәп укучылары арасында узган чаңгы ярышларында районыбыз мәктәпләреннән 28 команда катнашты.
-
Лашман кызы Әлкидә узган көрәш ярышында беренче урын яулап кайтты
Билбау көрәше буенча Әлкидә районның спорт мәктәбе бүләкләренә узган бәйге келәмендә кызлар да бил алышкан. Лашман кызы Алинә Хафизуллина үз үлчәү авырлыгындагы кызлар арасында җиңүгә ия.
-
Чирмешән егетләре Бөтенроссия күләмендәге көрәш ярышыннан җиңүләр яулап кайттылар
Районыбызның ике егете Зәй шәһәренең "Яшьлек" Боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә узган Бөтенроссия көрәш турнирында призлы өченче урын ияләре булдылар.
-
Иске Кадида Илшат Иктисамов истәлегенә мини-футбол буенча турнир узды
Иске Кади авылында, үткән елның сентябрендә юл һәлакәтенә очрап якты дөньядан вакытсыз киткән авылдашлары Илшат Иктисамов истәлегенә мини-футбол буенча турнир оештырдылар.
-
Чирмешән боксчыларын Николай Валуев тәбрикләде
“Шифа” компанияләр төркеме бүләкләренә бокс буенча Әлмәттә узган республика турнирында җиңү яулаган безнең ике яшь боксчыбызны Россия Дәүләт Думасы депутаты, мәшһүр спортчы Николай Валуев та тәбрикләде.
-
Чирмешән районы боксчылары республика күләмендә җиңүләр яулый
Декабрь ае башында кызлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Казанда узган Татарстан беренчелегендә һәм чемпионатында катнашкан дүрт кызыбыз җиңүләргә ия булып кайтты.
-
Шешминкада грант акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырдылар
Шешминка авылында Россия күләмендә отылган грантка 710 мең сумлык балалар мәйданчыгы урнаштырдылар. Анда уен җиһазлары бар инде, ә спорт инвентарьләрен язга куячаклар.
-
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз дөнья рекорды куйган
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов дөнья рекордын яңарткан.
-
Чирмешән кадетлары Нурлаттан бүләкләр алып кайтты
Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары сугышчы-әфганчылар истәлегенә милли көрәш буенча Нурлатта узган ярышларда бүләкләргә ия булдылар.
-
Чирмешәндәге "Орион" яшьләр ял итү үзәгендә шахмат, шашка серләренә төшендерәләр
Чирмешәндәге “Орион” яшьләр ял итү үзәгендә шахмат һәм шашка түгәрәкләре эшли, аларда унбишләп бала борынгы уен серләренә төшенә.
-
Чирмешәннең яшь көрәшчеләре Нурлаттан бүләкләр алып кайттылар
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының яшь спортчылары көзге каникул көннәрендә Нурлат шәһәрендә милли көрәш буенча узган ачык турнирда катнашып бүләкләр оттылар.