Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районының Иске Кади авылында “киез итекле” хоккей уйнадылар

Чирмешән мөхтәсибәте һәм районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Иске Кади авылында “киез итекле” хоккей ярышы үткәрделәр. Оештыручылар җиңүче командаларга акчалата бүләкләр дә әзерләгән.

Ярышта барлыгы җиде команда: Иске Кадидан - ике, Елховой, Чирмешән, Югары Чегодай, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә  авылларыннан мөселман яшьләре көч сынашты.

-Алар киез итекләр киеп уйнадылар. Алка урынына исә теннис тубы иде, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Ярыштан соң  мәктәп ашханәсендә табын көйләдек.  Егетләребез шунда вәгазь дә тыңлады.

Ярышта Иске Кади командалары беренче һәм икенче булдылар, карачишмәлелеләр өченче урында. Җиңүче команда уенчыларының һәрбересе акчалата бүләккә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев