Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатының җиңүче командасын 25 мең сум акчалата бүләк көтә
Спорт

Чирмешәндә волейбол буенча район чемпионатының җиңүче командасын 25 мең сум акчалата бүләк көтә

Узган атнада волейбол буенча районда башланган чемпионат бәйрәм көннәрендә төгәлләнәчәк. Бәйге җиңүчеләре 23 февральдә – Ватанны саклаучылар көнендә һәм 8 мартта – Халыкара хатын-кызлар көнендә ачыкланырга тиеш.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында беренче урыннар алучы ике командага  - 25шәр мең сум, икенче урынга – 20шәр, өченчегә – 15шәр, дүртенче урын алучыларга  10шар мең сум күләмендә акчалата бүләкләр әзерләнгән.

Чемпионатта  авыл җирлекләре,  оешма, учреждение командалары - 18 яшьтән кече булмаган якташларыбыз катнаша.

фото: архив


Нет комментариев