Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә Герой генерал Иван Конев истәлегенә чаңгы ярышы узды

Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Конев истәлегенә мәктәп укучылары арасында узган чаңгы ярышларында районыбыз мәктәпләреннән 28 команда катнашты.

Яшь спортчылар район үзәгендәге Сабан туе паркында әзерләнгән чаңгы юлларын эстафета рәвешендә үтте. Дүрт кешелек команда вәкилләренең һәрберсе стадионнан старт алып,  парк капкасы яныннан әйләнеп, берәр километр араны буйсындырырга тиеш иде.

-Төп, тугызъеллык мәктәпләр ике кыздан һәм ике егеттән торган катнаш командалар тупладылар. Алар арасында җиңүчеләр – Шешминка мәктәбе укучылары. Урта мәктәпләр арасында, кызлардан беренче – Чирмешән кадетлар мәктәп интернаты, егетләрдән Иске Элмәле командасына тиңнәр булмады, - ди ярышны оештыручы, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова.

Җиңүче командалар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Тарихи белешмә:

Иван Никитич Конев (1899-1983)

1898 елның 23 декабрендә (1899 елның 5 гыйнварында) Шешминка авылында туган.

1918 елның июненнән Кызыл Армия сафларында.

1936 елда М.В. Фрунзе исемендәге РККА Хәрби академиясен, 1939 елда Генераль штаб академиясен тәмамлый. 1939 елда Халхин-Гол елгасында япон милитаристларына каршы сугышларда катнаша. 1941 елның июленнән - хәрәкәттәге армиядә. 1941 елның 24 июлендә Смоленск янындагы бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. 1942 елның августыннан - Мәскәү хәрби округының 8 нче һава-десант корпусы командиры.

1942 елның декабрендә корпус 3 нче гвардия һава-десант дивизиясе буларак үзгәртелә, полковник Конев аның командиры итеп билгеләнә һәм сугышның ахырына кадәр шушы дивизияне җитәкли.

Дивизия белән оста командалык иткәне, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә командованиенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне, батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел 13 сентябрь Указы белән, гвардия полковнигы Конев Иван Никитичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" тапшырыла.

Якташыбыз 1983 елда вафат була. Ул Самара (Куйбышев) шәһәрендә җирләнгән.

фото: автор

Чирмешәндә якташыбыз Иван Конев истәлегенә чаңгы ярышы үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев