Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәнлеләр ГТО комплексын кертү буенча республикада алдынгы
Агымдагы елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча безнең районның тест үзәге ГТО комплексын кертү буенча республикада беренче урын яулаган.
-
Чирмешәндә шахмат түгәрәгенең иң актив уенчыларын бүләкләделәр
“Орион” яшьләр үзәге каршында эшләүче “Ак ладья” шахмат түгәрәгенә йөрүчеләр арасында, быел Булат Әхтәмов иң оста уенчы булып танылды.
-
Чирмешән районы шахматчылары Аксубайдагы турнирда өченче урын алганнар
Шахмат буенча Аксубайда үткән турнирда безнең район командасы өченче урын яулаган.
-
Чирмешәндә узган бокс турнирында хуҗалар 22 призлы урынга ия булды
Бокс буенча Чирмешәндә узган республика турнирында Ивашкиино авылыннан Богдан Тихоновны “Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә аерым бүләкләделәр. Финалда икенче урынга калса да, 11 яшьлек боксчының көчле көндәшен җиңү өчен “теше-тырнагы белән” тырышлыгын бәйге хөкемдарлары әнә шулай бәяләделәр.
-
Чирмешәндә бокс буенча республика турниры башланды
Әлеге спорт бәйгесен Космонавтика көненә һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлаганнар. Шулай итеп бездә өч көн (9-11 апрель) дәвамында туксанлап яшь боксчы рингта йодрык уйнатачак.
-
Чирмешән лицее һәм Утыз Имән мәктәбе укучылары бадминтонда осталыкларын дәлилләделәр
Мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча район чемпионатында 17 мәктәптән 72 укучы көч сынашты.
-
Иң оста шахматчылар "Безнең Чирмешән" газетасы юбилеенда ярыштылар
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясендә инде егерме беренче тапкыр шахмат буенча турнир үтте. Быелгысы газетаның 90 еллыгына багышланды.
-
Чирмешәндә узган шахмат турнирында, булачак энергетик район чемпионын да отты
Шахмат буенча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган турнирда төп группада Урманасты Үтәмештән Марат Уразбаев беренче урынны алды.
-
Чирмешәндә яшь хоккейчылар “Шешмаойл” бүләкләре өчен көрәште
Чирмешән лицее укучысы Гөлия Нуретдинова - иң яхшы саклаучы. Үзебезнең Боз сараенда шушы көннәрдә узган хоккей турнирында спортчы кызыбыз шулай танылды.
-
Чирмешән мөхтәсибәте шахмат буенча турнир үткәрде
Әлеге бәйгене Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышладылар.
-
Чирмешән районында хатын-кызлар арасында волейбол буенча чемпионатта Ивашкино командасы беренче булды
Хатын-кызлар арасында узган волейбол буенча район чемпионатында төп приз – 25 мең сум һәм кубок Ивашкино авыл җирлегенә китте.
-
Чирмешән районының Күтәмә авылы егетләре – оста волейболчылар
Районда иң оста волейбол уйнаучы ир-егетләр командасы ачыкланды.
-
Владимир Муськин Чирмешән районында кабат шахмат ярышлары иганәчесе булды
Яңа Элмәле мәктәбендә быел да авылдашлары Владимир Муськин ярдәме белән мәктәп укучылары арасында шахмат ярышлары узды.
-
Чирмешән кадетлары Россия чемпионатында катнашачак
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының ике укучысы билбау көрәше буенча Россия чемпионатында катнашачак. Якташларыбызны республика җыелма командасына алулары хакында сөенечле хәбәр килеп ирешкән.
-
Чирмешәндә 220 кеше чаңгы юлына чыкты
Чирмешәндә “Татарстан чаңгы юлы-2021“ ярышларында 22 команда, 220 кеше катнашты. Безгә күршеләр – Шентала районыннан да килгәннәр.