Билбау көрәше буенча Әлкидә районның спорт мәктәбе бүләкләренә узган бәйге келәмендә кызлар да бил алышкан. Лашман кызы Алинә Хафизуллина үз үлчәү авырлыгындагы кызлар арасында җиңүгә ия.
-Алинәдән кала, Лашман мәктәбе кызлары Зөһрә Гатина һәм Айсылу Кашапова да өченче урыннар яуладылар. Ә егетләр арасында Айгиз Мәҗитов (Чирмешән) – икенче, Альберт Шакиров (Әмир) өченче урыннарга чыктылар, - ди “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тренеры Рафик Гатин.
.jpeg)
2004-2006 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында үткән әлеге ярышта 12 команда вәкилләре: Казан, Чаллы, Азнакай, Нурлат, Чистай шәһәрләреннән, Алексеевск бистәсеннән һәм алты авыл районнарыннан көрәшчеләр катнашкан.

Нет комментариев