Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә мөселман яшьләре арасындагы спартакиадада кунак шәкертләр җиңде
Чирмешән районы мөхтәсибәте мөселман яшьләре арасында 7 нче спартакиада үткәрде. Быел анда 6 команда булып, барлыгы 70кә якын кеше катнашты.
-
ТР беренчелегендә “Чирмешән” хоккейчысы иң яхшы уенчы дип танылды
Ир-атлар арасында хоккей буенча республика беренчелегенең финал уеннарында “Чирмешән” командасы өченче урын яулады. Безнең егетләрне Кубок, медальләр һәм 25 мең сумга акчалата сертификат белән бүләкләделәр.
-
Чирмешән авыл җирлеге командасы быел да җиңүче
Оешмалар һәм авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионатында хатын-кызлар арасында Чирмешән авыл җирлеге командасы җиңү яулады.
-
Сосновкада узган чаңгы ярышларында нурлатлылар җитез булды
Быел да Сосновка авылында традицион “Өч нарат” (“Три сосны”) чаңгы ярышлары узды. Быел аны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап оештырдылар.
-
Кармышта каһарман якташларын чаңгы ярышы уздырып искә алдылар
Иганәче авылдашлары Фәгыйль Гатиятов Бари Габдрахманов туган көндә кросс та үткәрергә тели.
-
Мәктәпләр арасында волейбол ярышының төп бүләгенә Ивашкино кызлары ия
Районыбыз мәктәпләре укучылары арасындагы чираттагы волейбол ярышлары ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып үткәрелде. Анда Ивашкино кызлары үзләренең бик оста волейболчылар икәнлекләрен дәлилли алдылар.
-
Чирмешән пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча осталыкларын раслыйлар
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча оештырылыган Х Республика темпо-турнирының төбәк этабында безнең район пенсионерлары команда беренчелегендә җиңүче – беренче урынга ия булдылар.
-
Югары Чегодайда бильярд буенча авыл турниры узды
Югары Чегодайда авылдашлар үз араларыннан иң оста бильярдчыны ачыкладылар. Авыл мәчете бүләкләренә оештырылган ярыштан соң уенчыларны бәлешле табын да көтә иде.
-
Чирмешәндә волейбол буенча чемпионат җиңүчеләре акчалата бүләк алды
Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр командалары арасындагы җиңүчеләре ачыкланды. Җиңүче кубогы һәм чемпионга дигән бүләк - 15 мең сум акча быел Күтәмә авылына китте.
-
50 елдан соң – кабат чаңгыга
Районда 300гә якын кеше катнашкан “Россия чаңгы юлы” ярышларын Чирмешәндә яшәүче 72 яшьлек Нигъмәт Мостафин да күзәтте. Кызыксынып килгән.
-
Чирмешәндә узган чаңгы ярышларында кадетлар командасы җиңде
“Сабантуй” стадионында быел узган тәүге районкүләм чаңгы ярышлары ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Анда 21 мәктәптән килгән 100дән күбрәк укучы катнашты. Яшь спортчылар эстафетада көч сынаштылар.
-
Лашман көрәшчеләре Казахстаннан җиңү белән кайтты
Лашман мәктәбе укучылары билбау көрәше буенча Казахстанда узган халыкара турнирдан, республика данын яклап, призлы урыннар яулап кайттылар.
-
Әккәрәй егете республика беренчелегендә өченче урын яулаган
Коляны диплом һәм медаль белән бүләкләгәннәр.
-
Футболчылар лигасында Чирмешән командасы – “каты чикләвек”
Районыбызның мини-футбол осталары әлеге спорт төре буенча республиканың көньяк-көнчыгыш һәвәскәр футбол лигасында уйный. Тугыз көчле команда арасында безнекеләрнең беренче өчлеккә эләгү ихтималы бар.
-
Чирмешәнлеләр – икенче: көрәшне күршеләр дәвам итәчәк
“Алтын алка” республика ярышларының 12-13 яшьлек хоккейчылар арасындагы зона уеннарында Чирмешән яшүсмерләре командасы икенче урын яулады.