Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Республикада

Казанда һәм Татарстанның 16 районында яңа глэмпинглар төзеләчәк

Татарстанның 29 проекты 2025-2027 елларда капиталь булмаган модульле урнашу чараларын корып куюга РФ Икътисади үсеш министрлыгының сайлап алу бәйгесендә җиңде. Субсидияләрнең гомуми күләме 739,5 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән: 536,4 миллион сум – федераль бюджет чаралары, ә 203,1 миллион сум – республика бюджетыннан.

«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында яңа объектлар Казанда һәм республиканың Баулы, Биектау, Бөгелмә, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Саба, Тукай, Түбән Кама, Югары Ослан, Яшел Үзән кебек 16 районында сафка бастырылачак.

Мәгълүм булганча, 2022-2024 елларда шундый ук ярдәм чаралары кысаларында Казан һәм Татарстанның 14 районында 34 инвестицион проект гамәлгә ашырылган. Алар барлыгы 441,6 миллион сум алган. Ул объектлар кунакларны кабул итә инде.

Әйтергә кирәк, быел РФ Дәүләт Думасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның туризм үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. РФ парламентының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Андрей Марков Татарстанга бару – үзенең зур хыялы булуы турында әйткән иде.

«Капиталь булмаган урнашу чарасы» – заводта җитештерелгән, тиз генә сафка бастырыла торган корылма. Ул туристлар ел әйләнәсе уңайлы һәм куркынычсыз шартларда вакытлыча яшәп тора ала торган контейнер тибында яки глэмпинг булырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев