Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кирәксез әйберне безгә китерегез

Һәр йортта диярлек кирәксез чүпрәк - чапрак, макулатура бар. Әгәр аларны туплап хәзерләүчеләргә хәбәр итсәләр, машина белән ул әйберләрне хуҗаларның өйләреннән үк килеп алабыз, азмы - күпме акчасы да була. 2011 елда район хәзерләүләр конторасы 974 данә мөгезле эре терлек, 474 данә сарык тиресе җыйды. 2010 ел белән чагыштырганда, бу...

Һәр йортта диярлек кирәксез чүпрәк - чапрак, макулатура бар. Әгәр аларны туплап хәзерләүчеләргә хәбәр итсәләр, машина белән ул әйберләрне хуҗаларның өйләреннән үк килеп алабыз, азмы - күпме акчасы да була.


2011 елда район хәзерләүләр конторасы 974 данә мөгезле эре терлек, 474 данә сарык тиресе җыйды. 2010 ел белән чагыштырганда, бу бераз артыграк.

Хәзер бит шәхси һәм күмәк хуҗалыкларда да мал саны елдан-ел кими. Малы юк икән, тиресе, сарык булмагач, йоны каян килсен. Шунлыктан бу төр продукцияне - чималны җыю кыенрак. Безгә һәр хуҗалыктан уртача 90 мең сумлык чимал җыю йөкләнә, тик бу тормышка ашырлык, реаль түгел.

Шулай да чималны күбрәк җыю һәм отышлырак урнаштыру юлларын эзлибез. Бу эш авыллардагы хәзерләүчеләребезнең осталыгыннан да тора. Иске Кадидан Шакирҗан Гыйбадуллин, мәсәлән, пенсия яшендә булса да, 10 ел инде бик әйбәт эшли. Түбән Кәминкәдән Гали Мәссаровның да бу өлкәдә эш тәҗрибәсе зур.

Сүз дә юк, һәр оешманың үз проблемасы бар. Тик һәр нәрсәнең чишелешен табарга була. Күбрәк йөрергә, эзләнергә кирәк, сәүдәгәрне аяклары туйдыра, диләр бит. Сумнар тиеннәрдән җыела.

Минем хәзерләүләр конторасын җитәкли башлавыма әле бер генә ел, тәҗрибәм зур түгел. Шуңа да зур стажлы, тәҗрибә туплаган бухгалтерия коллективы белән киңәшеп эшлибез. Үткән елдан салымнар күләме нык артса да, без табышка эшли башладык. Хәзер тирене Ульяновск аяк киемнәре фабрикасыннан үзләре үк килеп ала. Кызганыч, быел тиренең бәясе түбәнрәк.

Икенчел чимал - чүпрәк һәм макулатураны да отышлырак урнаштыру юлларын таптык.

Соңгы вакытта сарык йонына да сорау артты (2011 елда 150 центнер йон җыеп тапшырдык). Халык сарык тиреләрен дә чүплеккә атмасын иде. Һәр елны халыкка дару үләннәре җыеп тапшыруларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Тик бу эшкә алынучылар күп түгел. Үткән ел районының барлык мәктәпләренә дә бу хакта хәбәр итсәк тә, бары Туймәт һәм Ивашкино мәктәпләре генә безнең мөрәҗәгатькә колак салды. Без җыелган дару үләннәрен кибетебездә, Яр Чаллы, Казан һәм үзебездәге ярминкәләрдә саттык. Күпме кеше шул дару үләннәреннән шифа алгандыр. Ярминкәләрдә яшелчәләр белән дә сәүдә иттек.

Башкарылган эшләребездә коллективтагы һәр кешенең өлеше бар. Складта ике эшче - Илшат Җиһаншин һәм Наил Галимов эшли. Алар тиреләрне тозлап урнаштыралар, макулатура һәм чүпрәкне пресслап җыялар, йонны сортларга аерып сатуга әзерлиләр. Коллективта барлыгы 18 кеше эшли.

Ринат Гарифуллин,
район хәзерләүләр конторасы директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән