Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чумачкалылар умарталардан зарлана

Халыкның ут, юл, чүп белән бәйле көндәлек проблемаларына яңалары өстәлгән. Әйтик, чумачкалыларны умарталар талый,  Бәркәтәдә балыклар үлә. Райондашларыбызның “Халык контроле”нә язган зарлары шул хакта да.

Район үзәгенең Көньяк микрорайонында яшәүче берәүне үз урамнарында каты өслекле юл булмавы борчый. “Кереп-чыгып йөрерлек түгел, пычрак”, - дигән ул апрель башында язган хәбәрендә. Икенче якташыбыз Чирмешәндәге  Иван Конев урамында төннәрен караңгы булуына, яктырткычлар юклыгына зар белдергән. Чүпнең вакытында чыгарылмавы хакында да Көньяк микрорайоннан язганнар. Мондагы Павел Цаплин урамындагы контейнердан чүпне инде ике атналап алып китмиләр, дигән бер хатын-кыз.  Бәркәтә авыл җирлегенә кагылышлы хәбәр дә бар. Язуларынча, буаның торбасы  кузгалган, анда су тормый, шунлыктан сулыктагы балыклар үлә. “Табигатебезне һәм анда яшәүче балыкларны сакларга ярдәм итегез!” - дип тә куйган хәбәр салучы. Һәм ... умарталар. Монысы хакында Чумачкадан язганнар. Авылда умарта кортлары бик күп, урамга, бакчага балалар белән чыгар хәлең юк, дигән берәү.

Сүз уңаеннан, ”Халык контроле”нә районда алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да язарга мөмкин. Факт расланган очракта, моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X