Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә төлкеләр азган

Район үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамында яшәүчеләрнең тавык, күркәләрен төлке буып чыккан. Хайван кешеләрдән дә курыкмый ди. -Әүвәл күгәрчен хәтле өч чебешебез башала югалды. Икенче көнне иртән торсак, яктагы йортыбызда асралучы күркәбезнең аяклары гына калган. Төлке әле тагын бер күркәнең, бер тавыкның башын ашап киткән. Хәзер куркып торабыз инде: ун баш...

Район үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамында яшәүчеләрнең тавык, күркәләрен төлке буып чыккан. Хайван кешеләрдән дә курыкмый ди.

-Әүвәл күгәрчен хәтле өч чебешебез башала югалды. Икенче көнне иртән торсак, яктагы йортыбызда асралучы күркәбезнең аяклары гына калган. Төлке әле тагын бер күркәнең, бер тавыкның башын ашап киткән. Хәзер куркып торабыз инде: ун баш каз, бройлерлар бар,- ди шушы урамнан Энҗе Ганиева.
Хәйләкәр ерткычның үзен дә күргәннәр. Ул берәүнең йортына кереп, кешеләр янында ук мәче белән "этләшеп" чыккан, ә икенчеләрнең бәдрәф түбәсенә үк менеп утырган, имеш. Кешеләрне санга да сукмый, диләр. Бу урамдагы күрше-күләннең тавыкларын сирәгәйткән "нахал" ашыкмый гына ындыр табагы ягына юл алган.
Төлке бер төнне Җиһаншиннар хуҗалыгында да өч тавыкның башына җиткән.
-Иртән күрдек. Ашамаган да үзләрен. Берсе үлеп тә бетмәгән иде әле. Хәзер абзар ишеген төнгегә яхшы итеп ябып калдырабаз, - ди хуҗабикә Наилә апа.
Бу хакта материалны әзерләгәндә Кирпеч заводы поселогыннан да шалтыраттылар. Төлкеләрне андагы йорт тирәләрендә дә күргәннәр.
Белгеч сүзе. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мостафин:
-Кырларда азык калмаганлыктан, төлкеләр көзге якта - октябрь, ноябрь айларында торак пунктларга килә. Гадәттә авыл читендәге урамнардагы хуҗалыкларга керәләр. Бу чорда төнгегә абзарларны бикләп йөрергә киңәш итәбез. Этләрне дә бәйдә тотарга кирәк. Аларга һәм мәчеләргә прививка ясату - бу йорт хайваннарын төлкеләрдән күчәргә мөмкин булган котыру чиреннән саклаячак.
Төлкелөр артык ишәймәсен өчен, ветеринарлар аларның санын күзәтеп тора. Быел, әйтик, ел башыннан район аучылары бу хайваннарның 43сен атканнар. Шул ук аучылар ярдәме белән котыру чиренә каршы төлкеләргә вакцина-дарулар азык белән таратыла.
Сүз уңаеннан, узган ел безнең районда төлкеләрдән котыру чире йоктыруының дүрт очрагы мәгълүм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан