Караклар “Сөлчә” җәмгыяте фермасыннан ике бозау урлап чыкканнар.
Гомумән, 5-11 ноябрь көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 25 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары өч административ беркетмә төзегәннәр.
Бер атна эчендә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 29 факты ачыкланган, өч кеше автотранпорт белән исерек хәлдә идарә иткән.
Лашман авылы кешесе билгесез адәмнәрнең “Сөлчә” җәмгыяте фермасыннан ике баш бозау урлауларын хәбәр иткән. Матди зыян күләме 200 мең сум. Әлеге хәл тикшерелә.
Мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан бирелде.
Нет комментариев