Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 9 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр районда әлеге хәтер көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар уза.
Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны район үзәгендә урнашкан мәгариф учреждениеләре укучылары да искә алдылар.
Чарада районның юл инспекторлары һәм Чирмешән юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге башлыгы Гөлия Кәбирова катнашты.
-Тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, игътибарсызлык һәм спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итү юл фаҗигасе китереп чыгаручы төп сәбәпләр булып тора. Көзге чорда кичләрен караңгы бик тиз төшә. Җәяүлеләрнең саклыгы өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру мөһим, - диде Гөлия Кәбирова.
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне, 2005 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан билгеләп үтелә. Бу дата хәзерге көн өчен актуаль, чөнки юлларда автомобильләр, дөньяның күп кенә төбәкләрендә юл-транспорт һәлакәтләренең саны арта, кешеләр имгәнү ала, гомерләр өзелә.
Агымдагы елның 10 аенда Татарстан Республикасында 2543 юл һәлакәте теркәлеп, аларда 3049 кеше яраланган, 271 кешенең гомере өзелгән.
Нет комментариев