Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лашманның яшь артистларына Кәрим Тинчурин театрында Диплом тапшырганнар

Лашман урта мәктәбенең “Яшь артистлар” театр коллективы быел да Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә чыгыш ясап, “Монолог” номинациясендә җиңү яулаган.

Лашманлылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырган гаилә һәм мәктәп театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” II Республика фестиваль-конкурсында, халык легендасына нигезләнеп эшләнгән “Зөһрә кыз” һәм Кояш Тимбикованың “Кызыл алмалар” әсәрләре белән, катнашканнар. Ике чыгыш өчен дә Рәхмәт хатлары тапшырганнар. Ә “Зөһрә кыз” әсәре җиңүчеләр арасында, гала-концертта коллективка Диплом һәм истәлек бүләкләре дә тапшырганнар.

-Якташыбыз, авылдашыбыз Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил абый Шәйхетдинов эшләп иҗат иткән театрга бару, андагы мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясау, бер яктан горурлык хисләре тудырса, икенче яктан бик зур җаваплылык та өстәде, - диде түгәрәкнең җитәкчесе Резеда Галимова. - Мәктәбебезнең яшь артистлары сынатмадылар, бик тырышып чыгыш ясадылар. Жюри аларны бик җылы кабул итте.

Яшь артистлар тамашачы алдында чыгыш ясап, рольгә тулысынча кереп китү, үзләрен курыкмыйча, чын артисларча тоту өчен, Казанга барганчы, мәктәптә, авыл  балалар бакчасында, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясап шомарганнар, остарганнар. Беренче бәяне мәктәп  коллективы куйган, төзәтмәләр дә керткән. Димәк бу – коллектив җиңүе.

Алты көн барган бәйгедә 70 коллектив, 700ләп кеше катнашкан.

Резеда Галимова “Яшь артистлар” түгәрәген инде дистә еллар җитәкли, аның укучыларының моңа кадәр дә республика бәйгеләрендә җиңү яулаганнары булган. Яшь артистларның күбесе мәктәпне тәмамлап киткән. Түгәрәктә  5-7 сыйныф укучылары шөгыльләнә. Алар һәр уку елында бер-ике спектакль әзерли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев