Иске Кади кунаклары “табадан төшкән” шигырьләрен укыдылар
Иҗат яратучы искекадилылар якташ шагыйрәләре белән очраштылар.
Иске Кади авыл җирлегенә керүче авыллардан каләм тибрәтүче иҗат шәхесләре күп чыккан. Иске Кади авылы китапханәсендә узган "Туган яктан илһам алып..." дип аталган чарага Чирмешәндә яшәп иҗат итүче ике авылдашлары кайткан. Иске Кади кызы Рушания Әхмәдуллина һәм Тукайда туып үскән Нәфисә Зиннурова шигърият яратучы якташлары белән очраштылар.
Авыл китапханәчесе Рушания Гыйрфанова чарада катнашучыларны үз төбәкләреннән чыккан барлык язучыларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырды. Ә аннан соң кунаклар үзләре сүз алды, “табадан гына төшкән” шигырләрен укыдылар. Кичә шигырьләр, җырлар, котлаулар, теләкләр белән үрелеп барды. Аны авылдашлары, йөзләгән җыр сүзләре авторы Галия Сафиуллинаның җырлары да бизәде.
Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр, алар үз китапларын авыл китапханәсенә бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев