Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Йөрәкләрне сәхнәгә бәйләгән 20 ел: Кармышта театр бүлеге юбилее

Район балалар сәнгать мәктәбенең Кармыш авылындагы театр сәнгате бүлеге үзенең 20 еллык юбилеен бәйрәм ясап билгеләп үтте.

Кунаклар фойедан ук әкият дөньясына чумды, аларны әкият геройлары каршы алды. Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева катнашты. Ул район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән театр сәнгате бүлеге коллективына 20 000 сумлык сертификат алып килгән.

-Сезнең хезмәт - балалар күңеленә матурлык орлыклары чәчү, - диде Наталья Иляева. - Бу 20 ел дәвамында укыткан укучыларның уңышлары - сезнең фидакарь хезмәтегез җимеше.

Тамаша залы кунаклар белән тулган, бирегә ике дистә ел эчендә әлеге бүлекне тәмамлаган укучылар, аларның ата-аналары да бик шатланып килгән. Бәйрәм концертында бүгенге укучылар гына түгел, элеккеге чыгарылыш укучылары да чыгыш ясады. 2023 елгы чыгарылыш тамашачыларга “Беренче театр” күрсәттеләр, 2017 елгы чыгарылыш скетчлар белән сөендерде.

Кунаклар берсе дә буш кул белән килмәгән. Бәйрәм геройларына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм йөрәккә якын иҗади сюрпризлар тапшырылды.

Театр сәнгате бүлеге укытучысы Эльвира Әфләтунова әйтүенчә, бүген биредә Кармыш мәктәбенең 3-6 сыйныфларында укучы 11 бала шөгыльләнә. Уку дүрт ел дәвам итә.

-Без һәр елны декабрь һәм май айларында отчет әкият-спектакле күрсәтәбез, - диде укытучы. - Укучылар рольләрен бик оста башкаралар. Биредә алган белемнәрен күпләр һөнәр итеп сайламаса да, ул тормышта ярдәм итә. Шәкертләребез мәдәният йортындагы чараларда актив катнаша, сәхнәне үз итәләр.

Филиал егерме ел эчендә сигез төркем чыгарган. 55 укучы театр сәнгате бүлеген тәмамлап, таныклык алган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев