Чирмешәннең “Бәхетле балачак” коллективы югары исемгә лаек булган
Район балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхетле балачак” хореография коллективы “Үрнәк үзешчән коллектив” исеменә лаек булган.
Әлеге югары исемгә оста, профессиональ дәрәжәдә чыгыш ясаучы, бай репертуарлы коллективлар ия була. “Бәхетле балачак” (җитәкчесе Ирина Гришанина) бик күп грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, балалар район, төбәк, бөтенроссия күләмендәге мәйданчыкларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Бу иҗат коллективы безнең Чирмешән районын данлый.
“Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама” фестивале кысаларында яшь артистларыбыз Болгар шәһәрендә берничә концерт номеры тәкъдим иткән. Мәртәбәле жюри әлеге коллективны “Үрнәк” исеменә лаек дип тапкан һәм бу уңайдан таныклык та тапшырган.
Ирина Гришанина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев