Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чирмешән районы артистлары елатты да, көлдерде дә

Район мәдәният йортының “Мизгел” татар халык театры Әниләр көне алдыннан тамашачыларга Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен тәкъдим итте.

Бу көнне район мәдәният йортының тамаша залында буш урыннар калмады.

Премьера беренче минутларыннан ук тамашачыларны үзенә җәлеп итте. Күпләр спектакльне караганда күз яшьләрен тыя алмады, артистлар йөрәкләргә үтеп керерлек ихлас уйнадылар.

“Мизгел” театрының үзешчән артистлары әни, гаилә, саф мәхәббәт һәм нәсел дәвамчылары турындагы катлаулы теманы шулкадәр уңышлы ачтылар, аларның уены профессионаллардан ким түгел иде. Инде күп еллар сәхнәдә булып, үзләрен оста артислар итеп күрсәткән якташларыбыз (Ралия Бәдретдинова, Лилия Хәкимова, Тәзкия Кәримова, Илсөяр Кереева, Рузилә Гыйниятуллина, Рәмзилә Закирова) белән бергә әле беренче тапкыр гына сәхнәгә чыгучылар (Тәгъзимә Мөхәммәтҗанова, Наилә Дәүләтшина, Айгөл Җиһаншина, Эльмира Шәрифуллина,) дә сынатмады. Спектакльнең режиссеры Әлфия Закирова һәм аны сәхнәгә кую бүлеге мөдире Тәзкия Кәримоваларның да осталыклары ачык күренә.

Премьерадан соң тамашачылар артистларны басып алкышлады.

-Үзләрен беренче тапкыр сәхнәдә сынап караучылар өчен кайгырган идем, юкка борчылганмын, алар үзләрен чын артислар кебек тоттылар, - ди Әлфия Закирова. – Мондый артистлар белән зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясап булачак. Спектакль белән авыллар, якын-тирә район үзәкләре сәхнәләрендә чыгыш ясау теләге дә бар.

Лашман авылыннан килгән үзешчән артистлар сәхнәгә чыгарга үзләре теләк белдергән.

-Шул яшемә җитеп бер тапкыр да сәхнәгә чыкканым юк иде, ничектер үземне сынап карау теләге туды, – ди Наилә Дәүләтшина. – Репетицияләр вакытында үземне тыныч тотсам да, халык алдына чыкканда бераз дулкынландырды. Тагын уйныйсы килә.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары, Гөлсирә Шәрифуллина видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев