Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән музеенда яңа күргәзмә эшли

Туган як тарихы музеенда яңа күргәзмә ачылды. Биредә ветераннарының кул эшләре урын алган.

- Республиканың ветераннар (пенсионерлар) Советы “Ветераннар – милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклаучылар” дигән бәйгене икенче ел рәттән игълан итә. Без мондый күргәзмәне узган елны да оештырган идек, Җюри җиңүчеләрне билгели, аннары аларның иҗат эшләре Казанда республикакүләм бәйге-күргәзмәдә бәяләнәчәк. Узган елны ике якташыбыз 3нче дәрәҗә Дипломнарга ия булдылар, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина. – Безнең районда  өлкәннәр арасында  оста куллы  кешеләр бик күп. Шуңа быел да әүвәл бәйгенең муниципаль этабын оештырырга булдык. Күргәзмәгә районыбызның бөтен авылларыннан да диярлек кул эшләрен китерделәр. 

Күргәзмәдә чиккән, бәйләгән, төрле материаллардан ясалган әйберләр, картиналар күрергә мөмкин.

Ветераннарның иҗат җимешләре белән район башлыгы Рамил Айбатов та танышты.

-Без ветераннарга ярдәм итәргә тырышабыз, ләкин чынбарлыкта алар үзләре безгә булышып торалар. Олы яшьтәге якташларыбыз бик активлар, бик күп чаралар оештыралар. Форсаттан файдаланып, махсус операция зонасындагы егетләребезгә ярдәм итүегез өчен дә рәхмәтемне җиткерәм, - диде Рамил Тәлгать улы.

Якташларыбыз арасында алмаз мозаикасы белән шөгыльләнүчеләр күп икән. Күргәзмәдә мондый ысул белән эшләнгән берничә картина бар.

Бәркәтә авылында гомер итүче 81 яшьлек  Мәхтүмә апа Сибгатуллина да буш вакытларында иҗат итәргә ярата.

-Яшь чакта күл эшләренә вакыт калмый да иде диярлек, шулай да чигәргә яраттым. Хәзер аерым эшебез юк, шуңа да нәрсә белән булса да шөгыльльнергә бит. Дөрес, вак эш, әмма мин якыннан яхшы күрәм, - ди күргәзмәне ачу тантанасына килгән Мәхтүмә апа.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев