Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән артистлары Яна Чишмә районында чыгыш ясаячаклар

ТР Мәдәният министрлыгыннан бирелгән график буенча, безнең районның мәдәният хезмәткәрләре Яңа Чишмә районында, яңа төзелгән, күпфункцияле үзәкләре булган авылларда концерт номерлары белән чыгыш ясый. 25 июль көнне артистлар Чертушкино авылы халкына концерт күрсәткән. -21 августта - Ак Бүре, 29 августта Шахмай авыллары халкы каршында чыгыш ясарга җыенабыз, - ди район...

ТР Мәдәният министрлыгыннан бирелгән график буенча, безнең районның мәдәният хезмәткәрләре Яңа Чишмә районында, яңа төзелгән, күпфункцияле үзәкләре булган авылларда концерт номерлары белән чыгыш ясый.


25 июль көнне артистлар Чертушкино авылы халкына концерт күрсәткән.

-21 августта - Ак Бүре, 29 августта Шахмай авыллары халкы каршында чыгыш ясарга җыенабыз, - ди район мәдәният йорты диркторы Ольга Маркова. - Ә яңачишмәлеләр август дәвамында, билгеләнгән көннәрдә, Девичья Поляна, Якты Тау һәм Лашман авыллары халкына концерт номерлары алып киләчәк.

Һәр атнаның җомгасында район үзәгендә, яшьләр мәйданчыгына тамашачылар җыела. Монда алдан төзелгән график буенча, шул көннәрдә, һәр кич, 3-4 авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары әзерли. Ике сәгатьлек концерттан соң рәхәтләнеп биергә дә була - дискотека оештырыла. Яшьләр монда шимбә көнне дә килә ала.

Август ахырында мәдәният хезмәткәрләре ретро-кичә оештырырга ниятләп торалар. Тамашачылар бу чарада 70нче - 80нче еллар җырларын ишетә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined