Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әмир авылы үзешчәннәренең спектаклен карарга читтән дә күп килгәннәр

Әмир авылы үзешчәннәре авыл клубында Данил Салиховның «Коткарыгыз, каравыл!» дип аталган әсәрен сәхнәләштерделәр.

Тамаша залында бер буш урын калмады, спектакльне, өстәмә урындыкларга утырып, хәтта басып караучылыр да булды. Премьерага авылдашлар гына түгел, читтән килүчеләр дә шактый күп иде.

Бер сәгатьттән озаграк барган спектакльнең узып киткәнен сизми дә калдык. Өлкәннәр турында сүз дә юк, балалар да артистларның уйнаганын урыннарыннан бер кузгалмыйча, тын алмыйча да карап утырдылар.

Рәсимә Шәйхетдинова, Гөлшат Әгъләмова, Марат Вәлиуллин, Ралия Хәйруллина, Нәсим һәм Фәнисә Тимерҗановлар, Нияз һәм Гөлзидә Тимерҗановлар, Илсур Җиһаншин үз рольләрен бик оста башкардылар.



Тавыш операторы Әмир Хатыйпов, яшь булуына карамастан, сынатмады, үз вазифасын менә дигән итеп башкарды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев