Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Яр Чаллы ярминкәсендә Чирмешән суганын бик теләп алалар

Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районнан 13 авыл җирлеге, райпо, Иске Котыштан, Лашманнан шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары катнашкан. Мондый ярминкәләр Яңа елга кадәр тагын алты тапкыр оештырыла, безнекеләр ике атнадан соң - 17 октябрьдә чаллылыларга кабат авыл хуҗалыгы товарлары алып барачак. -Аеруча, андагы ярминкәләрдә Чирмешән суганына сорау зур....

Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районнан 13 авыл җирлеге, райпо, Иске Котыштан, Лашманнан шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары катнашкан.

Мондый ярминкәләр Яңа елга кадәр тагын алты тапкыр оештырыла, безнекеләр ике атнадан соң - 17 октябрьдә чаллылыларга кабат авыл хуҗалыгы товарлары алып барачак.
-Аеруча, андагы ярминкәләрдә Чирмешән суганына сорау зур. Бу яшелчәне, килограммын 15 сумнан чират торып алып бетерделәр, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ильяс Гатауллин. - Сыйфатлы бәрәңге, кишер, аш чөгендере, кәбестәне, яңа суелган итне дә бик теләп алалар.
Яр Чаллыдагы Галиәскар Камал бульварында бу көнне 7 район үз товарын тәкъдим иткән. Безнекеләр 16 ноктадан барлыгы 9 тонна ярым - яшелчә, сигез центнер сыер ите, ике центнер - дуңгыз, бер центнер сарык ите сатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Яр Чаллы ярминкәсендә